Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Саулык» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен Александра Пахмутова иҗатына багышланган «Таныш булмаган йолдыз балкый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Чарада катнашучылар композиторның биографиясе белән таныштылар, танылган җырларыныж язылу тарихын белделәр, М.Кристалинская, Л.Барашков, Э. Хиль, Н. Гнатюк кебек башкаручыларның видеоязмаларын карадылар. Соңыннан барысы бергә 2021 елда язылуына 50 ел узган «Надежда» җырын башкардылар.