Тыюлыкларның эше

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Балалар китапханәсе 1 нче, 3 нче, 7 нче мәктәпләрнең беренче сыйныф укучылары өчен Россия тыюлыклары һәм милли парклары көненә багышланган “Тыюлыкларның эше” дигән телдән журнал әзерләде һәм үткәрде.

Китапханәче Т.Н.Сырышева  яшь укучыларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, тыюлыкларның мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләде. Россиядә дәүләт карамагында 100 дән артык уникаль табигать урыны урнашкан. Тыюлыклар биләп торган мәйданнарга карап алар эре, урта һәм кече тыюлыкларга бүленәләр. 11 гыйнвар датасы очраклы сайланмаган, чөнки нәкъ менә бу көнне, 100 ел элек, Байкал артында (Бурятия) беренче "Баргузинский" исемендә Россия тыюлыгы ачылган. Тыюлыкны булдыруның максаты: Баргуза кеш­ен саклап калу һәм аларның санын арттыру, ул вакытта бары 20-30 баш кына калган була.Тыюлык оештыру  кешләрне саклап кала. Балалар әйләнә-тирә мохит проблемалары турында кызыксынып тыңладылар, ә инде йомгаклап, экологик викторина сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International