Кышын кошларны ашат

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Карлы, салкын кыш - кошлар  өчен бик авыр вакыт. Әйләнә-тирәдә азык күп булса гына кошлар салкыннарга чыдый ала. Кышкы айларда күпләгән кош-корт ачлыктан үлә, шуңа да без канатлы дуслары турында кайгыртырга тиешбез. Алар кыш буе безнең тирәбездә үткәрәләр. Бөрешле урта белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен, зур теләк белән "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясендә катнашырга карар кылдылар.

Кул астындагы материаллардан җимлекләр ясап, агачларга элделәр, җим салдылар. Акциянең максаты - кошларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү, аларның гомерен саклап калу иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International