Халыкның бөек батырлыгы

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Песәй авыл китапханәсе Песәй урта мәктәбе укучылары белән берлектә 1944 елда Ленинград блокадасын өзү көненә багышланган «Блокада турында укыйбыз» исемле III Бөтенроссия акциясендә катнашты. Акцияне оештуручы Т.А.Маврина исемендәге "Түбән Новгород дәүләт өлкә балалар китапханәсе".

Китапханәче Яраханова Рузалия балаларга камалышның беренче көннәре, тормыш юлы, блокада вакытында икмәк  нормасы турында, тыныч халыкка кичерергә туры килгән ачлык; блокадада кечкенә ленинградлыларның батырлыгы һәм кыюлыгы турында сөйләде.   Күп кенә балаларның үзләренә станоклар артына басарга, кабызгыч бомбаларны сүндерергә , өлкәннәргә ярдәм итәргә туры килә.. Балалар көндәлек алып барган һәм Блокада вакытында Ленинградның дәһшәтле сугышы вакытында туганнарының һәлак булуы турында язган 11 яшьлек укучы Таня Савичева турында белделәр.  Акция барышында Л.Воронкованың «Шәһәр кызы »исемле китабыннан өзекләр укылды. "Йөрәкләрдә һәм китапларда сугыш турында хәтер" күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International