Татар Чаллысы авыл китапханәсе Т.А.Маврина исемендәге «Түбән Новгород дәүләт балалар китапханәсе» тарафыннан оештырылган «Блокада турында укыйбыз " III Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу акция Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының берсе-Ленинград блокадасына һәм Россиянең Хәрби дан көненә – 1944 елда Ленинград блокадасын өзүгә багышланган.
26 гыйнвар көнне китапханәдә "Бернигә дә бирешмәгән Ленинград" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, анда О. Шестинскийның "Блокадные новеллы", А.Адамович. һәм Д. Гранинның "Блокадная книга", А. Чаковскийның"Блокада", Г. Вишневскаяның "Галина" һ. б. китаплары тәкъдим ителде. Күргәзмәнең әһәмияте бик зур иде, укучылар тәкъдим ителгән әсәрләр белән кызыксынып таныштылар. 28 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укытучысы Сандакова Т.В. блокада турында хикәяләрдән «видеоуку» яздырды. 2 нче сыйныф укучысы Кривилев Богдан С.Алексеевның "Блокада икмәге" хикәясен, 4 нче сыйныф укучысы Шишов Рома О. Шестинскийның "Макароны" хикәясен укыдылар.