27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 78 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында, 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. Балалар китапханәсендә «Блокада турында укыйбыз» исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында 1 нче мәктәпнең 5 «Б» сыйныф укучылары(укытучысы Власенкова Е.М.) өчен «Блокадалы Ленинград битләре буйлап» дигән хәтер сәгате үткәрелде.