Бар да яхшы булыр

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

28 гыйнвар көнне Үзәк китапханәдә автор-башкаручы Дмитрий Лахтин белән «Барысы да яхшы булачак»дип исемләнгән әдәби - музыкаль очрашу узды.

Чарада тамашачылар музыкант башкаруында иске һәм яңа композицияләр ишеттеләр, биографиядән кызыклы фактларны белделәр,үзләрен  кызыксындырган сорауларны бирделәр: «Дмитрий безнең шәһәргә кайчан һәм ни өчен килде?» Аның тормышында гитара ничек барлыкка килде?», «Үзенең беренче мәхәббәтенә җыр багышлаганмы?» , "Нинди 5 җырны ул үзе белән сәяхәткә алыр иде?».

Чакырылган кунак җыелган тамашачының сорауларына бик теләп җавап бирде, тормыштан алынган күзәтүләре белән уртаклашты, башкарылган җырларының язылу тарихы турында сөйләде. Үзенең ачыклыгы, гадилеге, юмор хисе, лирик композицияләре белән Дмитрий тамашачыларның күңелен яулады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International