Рус җирен саклаучы-Илья Муромец

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Балалар китапханәсендә чын баһадир турында  «Рус җирен саклаучы - Илья Муромец" дип исемләнгән батырлык көне узды. Бу турыда 10 нчы «Миләшкәй» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр (тәрбияче Тимергалиева г.л.) танып-белү сәгатендә белде.

Балалар баһадирның каян килеп чыгуын,  рус җирен яклап нинди батырлыклар кылуын белделәр, Илья Муромецның батырлыгына, кыюлыгына таң калдылар, хәтта үзләре дә, конкурсларда катнашып, үз көчләрен күрсәттеләр: «Ыргыту», «Аркан тарту», «Ат чабышы» һәм башкалар. Шулай ук «Рус җиренең баһадирлары»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.  «Илья Муромец и соловей разбойник " мультипликацион фильмын карадык. Инде мең еллап узса да  Илья Муромец, Алеша Попович, Добрыня Никитич кебек баһадирларның: эшләре һәм батырлыклары белән горурланабыз.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International