Балалар китапханәсендә бөек рус рәссамы, искиткеч пейзажист Иван Иванович Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан «Урман тылсымчысы» исемле күргәзмә урнаштырылган.
«Бөек пейзаж мастеры» бүлегендә рәссам-пейзажистның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Күргәзмәнең икенче бүлеге Третьяков галереясенең коллекциясеннән рәссам эшләре белән таныштыра, монда картиналарның репродукцияләре тәкъдим ителгән. Иң танылган картиналары: «Утро в сосновом бору», Полдень», «Прогулки в лесу», «Полевые цветы» рус пейзажы тәмен тоярга мөмкинлек бирә. Китапханә укучыларны рәссамның биографиясе һәм аның картиналары белән таныштырды. Рәссамның юбилее уңаеннан һәм халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында балалар китапханәсе “Урман тылсымчысы” күргәзмәсенә килергә теләүчеләрне чакыра.