Сталинград сугышы геройлары хөрмәтенә тарихи сәгать һәм митинг

2022 елның 3 феврале, пәнҗешәмбе

2 февраль көнне Бәзәкә мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен Сталинград сугышы геройлары хөрмәтенә багышланган тарихи сәгать һәм митинг үткәрделәр.

1943 елның 2 февралендә Сталинград сугышы тәмамлана. Ул 1942 елның 17 июлендә башлана һәм өзлексез 200 көн дәвам итә. Бу сугышта миллион ярым солдат һәм тынычы халык  һәлак булды. Сталинград-совет кешесенең рух һәм ныклыгы символы.

Бөек сугышта фронтовик якташларыбыз да катнашты. Легендар сугышчыларга мәңгелек дан!!! Балалар игътибар  белән тыңладылар һәм теләп катнаштылар, шулай ук билгесез солдат һәйкәленә тере чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International