Менделеевск районының берничә ансамбленә «Үзешчән халык коллективы»исеме бирелде

2022 елның 4 феврале, җомга

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы җирле коллективларны котлый һәм халык иҗатын саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерә.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең мәдәни-ял учреждениеләре студияләренә «Халыкчан», «Үрнәк» исемнәрен бирү турында " 2020 елның 1 сентябрендәге 574 номерлы боерыгы нигезендә ведомство Ижевка авыл мәдәният йортының «Вечерушки» рус җыры вокаль ансамбленә, С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның «Туганайлар» керәшен җыр һәм бию фольклор ансамбленә, Бәзәкә мәдәният йортының «Елмай» театр коллективына «Үзешчән халык коллективы» исемен бирү турында хәбәр итте.  .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International