Китап- кыйммәтле бүләк

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

14 февраль -китап бүләк итү көне итеп билгеләп үтү матур традициягә әверелде. Кешеләрнең китаплар бүләк итүе гадәти булмаган һәм бик мөһим бәйрәм. Тойма авыл китапханәсе Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Китаплар бүләк итегез» дип исемләнгән Vl Бөтенроссия акциясендә катнашты.

Заһидуллина Ольга, Пупышева Анастасия, Кашипов Илдус китапханәгә 19 яңа кызыклы балалар китаплары бүләк иттеләр. Китапханәче балалар белән «Китап – кыйммәтле бүләк»дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Бу көнне балалар бүләккә иллюстрацияле китаплар алдылар. 

Чын күңелдән китап бүләк итүчеләргә ихлас күңелдән "рәхмәт!» аларның бәһасез бүләкләре, күңел юмартлыгы һәм йөрәкнең игелеге өчен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International