«Саулык» социаль ярдәм үзәгендә үзәк китапханә «Яулыкларда сихри чәчәк бәйләме» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Чарада катнашучылар яулыкның барлыкка килү тарихын гына түгел, ә төрле халыкларда аның нинди әһәмияткә ия булуын да белделәр. Алып баручы яулык белән бәйле кызыклы тарихлар һәм риваятьләр сөйләде. Әдәби-музыка кичәсе барышында катнашучылар яраткан һәм таныш җырларны: «Кулъяулыгыңны миңа бүләк ит», «Оренбур шәле», «Зәңгәр шәл» һ.б. җырладылар, төрле авторларның хатын-кыз баш киеменә багышланган шигырьләрен тыңладылар. Ахырда, VI гомумроссия акциясе кысаларында, 14 февральдә билгеләп үтелә торган халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан, үзәк китапханә "Саулык" социаль яклау үзәге китапханәсенә популяр авторларның китапларын тапшырды.