Китап иң яхшы бүләк

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

14 февраль – Халыкара китап бүләк итү көне. Бу китап укырга һәм бүләк итәргә яратучыларны, шулай ук балаларга китап укуга мәхәббәт тәрбияләүчеләрне берләштерә торган бәйрәм. Акциянең төпмаксаты -китапның искиткеч бүләк булуын искә төшерү. Бу бүләкне дә бик көтеп алалар! Яңа, кызыклы, матур китап уку-һәр бала өчен зур шатлык

Турай авыл китапханәсе "Китапларны яратып бүләк итегез" исемле VI Бөтенроссия акциясендә катнашты.

14 февраль көнне үзенең яшь укучылары өчен китапханә "Китап иң яхшы бүләк»дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Барлык балалар да бүләккә китаплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International