Менделеевскида яшәүче Сания Латыйпова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Сания Габделхак кызы юбилеен бик яхшы физик формада һәм күтәренке кәеф белән каршы алды.

Сания Латыйпова сугыш елларында ачлык-ялангачлык кичерә. Йокыдан бик иртә торырга һәм күп хезмәт куярга туры килә.

— Ул чорның тормыш шартлары беркемне дә кызганмады, барысына да өйрәндек һәм бер эшкә дә каршы килмәдек, — дип искә ала хезмәт ветераны.
Сугыштан соңгы елларда химзаводның 11 нче цехында эшли, кияүгә чыга, ире белән 55 ел бергә яши. Гаиләдә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта юбилярны балалары  Әнисә, Риф, Зөһрә, җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгы сөендерә.

Сания Габделхак кызы-искиткеч хатын, аңа 90 яшь: Ислам кануннары буенча яши, гәҗитләр укый, кибетләрдә йөри, хәтта пироглар да пешерә. Тормышка карата ул уңай мөнәсәбәттә. Бу матур бәйрәмдә ул туганнарыннан һәм якыннарыннан котлаулар кабул итте. Шулай ук аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Айдар Сәфәргалин, социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева котлады, нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә җылысы һәм иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International