15 февральдә Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил туган. Камай авыл мәктәбендә “Муса Җәлил безнең йөрәкләрдә"дип исемләнгән уку марафоны үткәрелде.
Китапханәче Г. Галимуллина шагыйрьнең биографиясе белән таныштырды. Укучылар М. Җәлил шигырьләрен укыдылар. Сугыш турында китаплар һәм фильмнар буенча гына белгән инде ничә яңа буын үсте. Әмма Муса Җәлилнең батырлыгы беркайчан да җуелмаячак. "Кырык үлемгә" буйсынмаган герой-шагыйрь сугышны һәм фашизмны күрәлмаган бөтен дөнья кешеләренә дә кадерле.