Әфган сугышында катнашучы белән очрашу

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне Турай мәктәбе музеенда Әфган сугышы ветераны Миңнеханов Флүр Мөхәммәтнур улы белән очрашу узды.

Чыгышында ул үзенең тормыш юлы, сугыш хәрәкәтләрендә катнашуы, берничә тапкыр атуга эләгүе, аяусыз челләдә азык-төлек, дарулар, сугыш кирәк-яраклары китерүе турында сөйләде. Янә-юл, янә атулар, янә үлем. Әфганстаннан гаскәрләр чыгарылуга 33 ел  үтсә дә, әмма ул көннәр әле дә истә. Бу сугыш дәресләрен без мәңгегә истә калдырырга, мондый хәл кабатланмасын өчен балаларга һәм оныкларга тапшырырга тиеш.
Әфганстандагы сугыш турында кыскача белешмә белән мәктәп музее җитәкчесе Зиннәтуллина Рәмзия Зәки кызы һәм Турай авыл мәдәният йорты директоры Мөхәммәтхатипова Фәния Шәкүр кызы чыгыш ясады.Укучылар ветеранның сөйләвен игътибар белән тыңладылар, сораулар бирделәр. Балаларны барысы да кызыксындырды: тыныч әфганчылар русларга ничек карарадылар, ничә тапкыр атарга туры килде,кемне дә булса үтерергә туры килдеме, якыннары кайда булуын белдеме? һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International