15 февраль-сугышчы-интернационалистларны искә алу көне. Ватан тарихының батыр һәм фаҗигале сәхифәләре белән таныштыру, хәрби хезмәткәрләрнең, Ватанны саклаучыларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү максатыннан Камай китапханәсендә "Әфган сугышы кайтавазы"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә Әфган сугышы турында язылган әдәбият белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук Әфганда булган авылдашларын искә алдылар.