Китап укучылар үстерәбез

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

7 февральдән 14 февральгә  кадәр мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе, балаларны китап укуга тарту максатыннан,  14 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган, "Китап укучылар үстерәбез"  дип исемләнгән VI Бөтенроссия акциясен уздыра. Балалар китапханәсе әлеге акциягә кушылды.

Әлеге вакыйга кысаларында китап җыю мәйданчыгы оештырды. Менә өченче ел инде балалар иҗат үзәгенең «Яшь тимурчылар» волонтерлары (укытучы Узлова С.Н.) балалар китапханәсенә җыелган китапларны алып килә. Шулай ук бу акциягә башка укучыларыбыз да кушылды. Бу игелекле эшкә битараф булмаучыларга рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International