Монаш авыл китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» исемле VI төбәкара акциясендә катнашты.
Акция галим-биолог, балалар язучысы Нина Михайловна Павлованың тууына 125 ел тулуга багышланган. Акциянең рәсми оештыручысы-Ростов өлкәсенең Красносулин авыл җирлеге китапханәсенең балалар бүлеге. Балалар Нина Павлова тормышы һәм иҗаты белән таныштылар һәм аның "Зур могҗиза", "Хәйләкәр тузганак" әсәрләрен кычкырып укыдылар. Балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр һәм Н.Павлова әсәрләре буенча кроссворд төзеделәр, авторның китаплары әйләнә-тирәбезне яратырга һәм сакчыл карарга өйрәтә дигән нәтиҗә ясадылар.