Бүләккә китап

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Монаш авыл китапханәсе 14 февральдә дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә торган Халыкара китап бүләк итү көненә багышланган «Мәхәббәт белән китаплар бүләк итегез – 2022» исемле VI бөтенроссия акциясенә кушылды. Акциянең оештыручысы: Россия дәүләт балалар китапханәсе ярдәме белән балаларны китап укуга тарту буенча мәдәният, сәнгать һәм мәгариф эшлеклеләре ассоциациясе.

Безнең китапханәгә кызыклы китаплар бүләк ителде. Алар китап укучы Овчинникова З.В. һәм Монаш урта мәктәбе директоры Овечкина М.И.  тарафыннан бүләк ителде.  Бүләк ителгән китапларның тематикасы төрле: рус классикларының китаплары, балалар һәм тармак әдәбияты. Шулай ук бу көнне Монаш авылы китапханәчесе Монаш балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә китаплар бүләк итте. Балалар бүләкләргә бик шат булдылар. Акциядә катнашучыларга һәм китапханә фондын тулыландыручыларга зур рәхмәт. Бүләк ителгән китапларның яңа тормышы башланаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International