Камай авылы китапханәсе Красносулин районы җирлекара үзәк китапханәсе инициативасы белән оештырылган «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» исемле VI төбәкара акциясенә кушылды.
Бу акциянең максаты- Н.Павлова китаплары мисалында экологик тәрбия бирү. Акция кысаларында Рәхимова Аделина, Ямалетдинов Алмаз, Халитовлар һәм Федоровлар гаиләләре Нина Павлова хикәяләрен укыдылар. Н.Павлованың китаплары укучыларны тереклек иясенә сакчыл карарга өйрәтә. Автор бала белән бергә гаҗәпләнә һәм шатлана, дөньяга аның күзләре белән карый.