Балалар китапханәсендә "Кама таңнары" балалар приютында тәрбияләнүчеләр өчен хәрби дан көненә багышланган «Сталинград сугышы» тарихына экскурсия узды.
Балалар кызыксынып совет солдатларының һәм Сталинград халкының батырлыгы турында тыңладылар, ул елларның фоторәсемнәрен карадылар. Шулай ук чик буе хезмәте, бурыч һәм дуслык турында китаплар белән таныштылар. Балалар сугыш хәрәкәтләрендә кешеләр белән беррәттән этләрнең дә катнашуын белделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәгә бүләкләр белән килделәр. Алар үз куллары белән ясалган китап битенә куела торган билгеләре алып килделәр. Ә ахырда балаларны фронттан кайтмаган бабасын эзләгән малай турында «Василек» дигән искиткеч һәм игелекле мультфильм көтте.