Поэмаларга лаек нәни чыдам ир-егетләр һәм кызлар

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

«Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» исемле Бөтенроссия акциясе кысаларында балалар китапханәсендә 1 нче мәктәпнең 4 сыйныф укучылары өчен яшь герой-антифашистны искә алу көненә багышланган "Поэмаларга лаек нәни чыдам ир-егетләр һәм кызлар» дигән батырлык дәресе узды.

Балалар «Марат Казей», «Партизанка Лара», «Зина Портнова»турында хикәяләр урын алган  «Балалар - Бөек Ватан сугышы геройлары» китабы белән таныштылар.  Курку белмәс малайлар һәм кызлар өлкәннәр – әтиләре, абыйлары белән беррәттән сугыштылар.  Сугыш елларының авыр өлеше алар җилкәсенә төшә. Китапханәче Галиуллина Л.Г. китаптан өзекләр укыды һәм балаларга укылган текст буенча сораулар бирде. Укучылар сорауларга актив җавап бирделәр  үзләре белән яшьтәш балаларның чын геройлар икәненә инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International