Китап безне берләштерсен

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Китап бүләк итү көне-китап яратучыларга тагын бер күркәм бәйрәм өчен сәбәп. Бу барлык китап укучылар көне һәм аларга якыннарын сөендерер өчен китап бүләк ,итү мөмкинлеге, ә китап-ул һәрвакыт искиткеч бүләк. Енабердино авыл китапханәсе «Китап безне берләштерсен " дип исемләнгән китап бүләк итү көне үткәрде.

Балаларны әлеге акция белән таныштырдылар. Шулай ук китапның барлыкка килү тарихын белделәр, викторинада катнаштылар, китап турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр һәм бер-берсенә китаплар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International