Дәүләт Думасы Россия Федерациясе Салым кодексында каралган салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләрне башкару тәртибен гадиләштерүче һәм салым администрацияләвен камилләштерүче закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина болай дип аңлатты: "әлеге новелланың партиянең халык программасы пунктларының берсе – салым белән идарә итүне максималь дәрәҗәдә гадиләштерү турында әзерләнүен билгеләп үтәм. Бердәм салым счеты ярдәмендә гражданнарга,шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга хатага юл куймаска тиешле күп санлы реквизитлар тутырырга кирәкми. Барысын да бер түләү белән башкарырга мөмкин булачак, бары тик һәр салымның суммасын гына күрсәтергә кирәк".
Закон проекты кабул ителгән очракта, салым түләүченең төрле салым төрләре буенча бер үк вакытта бурычлары һәм артыгы белән түләүләре юкка чыгарылачак. Әгәр бердәм счетка күчерелгән акчалар тиешле салымнарның гомуми суммасыннан артып китсә, аларны салым түләүченең гаризасы буенча башка зат салымнарын түләү хисабына кире кайтарырга яки күчерергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, закон проекты түләү календарен гадиләштерү өчен салымнарны түләүнең бердәм срокларын билгеләргә тәкъдим итә. Закон проекты кабул ителгән очракта, тәкъдим ителгән үзгәрешләр 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.