2022 елның 16 феврале 20.00 сәгатьтән 17 феврале 10.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында кисәтү

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ннән 2022 нче елның 16 феврале 20 сәгатьтән. 17 феврале 10 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында  кисәтү килде.

Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 17 февралендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.

Томан вакытында

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан вакытында автомобильдә   хәрәкәт иткәндә кискен  үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

 Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә, шуңа да гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Кискен туктап калмаска, туктарга кирәк булганда, тизлекне салмак кына киметергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта да сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International