1989 елның 15 феврале безнең тарихка мәңгегә кереп калачак. Бу совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көне. Соңгы совет солдатының Әфганстан территориясеннән китүенә 33 ел була. Әмма анда хәрби хезмәт үткән кешеләр Әфган көннәрен һәм төннәрен беркайчан да онытмаячак. 16 февраль көнне Песәй урта мәктәбе коллективы, Песәй авыл китапханәсе белән берлектә, Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларны хөрмәтләү көненә багышланган «Әфганстан - син минем күңел ярасы» дип исемләнгән хәтер һәм батырлык сәгате үткәрделәр.
«Әфганстан – йөрәк ярасы»дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Видеофильм карагач, балалар хәрби конфликт башлану һәм Әфганстан Демократик Республикасы территориясеннән совет гаскәрләрен чыгару турында белделәр. Чараның төп герое-Фаттахов Ришат Касыйм улы, ул үзенең интернациональ бурычын намус белән үтәгән һәм хәрби сынауларны үзган һәм иң яхшы сыйфатларын күрсәткән. Ул Әфганда хезмәт иткәндә сугышы вакытындагы хатирәләре белән уртаклашты. Чара бер минут тынлык белән тәмамланды.