Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль (Ватанны саклаучылар көне) һәм 8 март (Халыкара хатын-кызлар көне) бәйрәм көннәре булып саналу сәбәпле, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – КФҮ ДБУ) бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ дәүләт бюджет учреждениесе бүлекләренең /филиалларының/ эш графигын тәкъдим итә.
21.02.2022 ел эш көне, гадәти режимда
22.02.2022 ел бәйрәм алды эш көне, эш көне 1 сәгатькә кыскартылган
23.02.2022 ел ял көне
24.02.2022 ел - 05.03.2022 ел эш көннәре, гадәти режимда
06.03.2022 ел - 08.03.2022 ел ял көннәре
2022 елның 9 мартыннан эш көннәре, гадәти режимда