Роспотребнадзор: бәяләр күрсәткече чек бәяләренә туры килмәсә, нәрсә эшләргә?

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә гражданнардан кассадагы товар бәясе  товар бәясеннән югары булу очраклары буенча шактый мөрәҗәгатьләр килә.

Шуңа бәйле рәвештә, кулланучыларга ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сатучы товарлар сатып алучынын товар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат алу хокукын үтәүне тәэмин итәргә тиешлеген күздә тотарга кирәк («кулланучылар хокукларын яклау турында»Законның 10 ст.2 п.). Товарның бәясе турында мәгълүмат аны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итә

Сатып алучы  сатучы белән товарны ваклап сату-алу килешүе төзегәндә игълан иткән бәядән түләргә тиеш (РФ ГК 500 ст.1 п.).

Кулланучыларның игътибарын шунысына юнәлтәбез: әгәр сез инде товар өчен түләгәнсез һәм шуннан соң гына хатаны күргәнсез икән, кибет барыбер сезгә чек белән бәяләр күрсәткече  арасындагы аерманы түләргә тиеш.

Бәяләрнең чекларга туры килмәвен ачыклаганда, түбәндәгеләрне  киңәш итәбез.

1. Сәүдә объектларында (сатучы тарафыннан билгеләнә һәм кулланучыларның ирекле үтеп керү мөмкинлеге өчен билгеләнмәгән урыннардан тыш) кулланучыларның теләсә нинди формада, шул исәптән товарны фотога төшерү юлы белән  мәгълүматлар алу хокукларын чикләү рөхсәт ителми.

Бәя күрсәткечендә урнаштырылган бәя турында мәгълүматны теркәгез. Сатучы белән бәхәс килеп чыккан очракта,товарның бәясе турында мәгълүмат дәлил сыйфатында куллану өчен кирәк булачак. Товарның бәясе турында мәгълүматны теркәү өчен бәя күрсәткечен фотога төшерегез; чек белән бәя күрсәткече арасындагы аерманы теркәү өчен шаһитлар барында сатучының вәкилен товарның бәясе урнаштырылган урынга чакырыгыз. (Ваклап сату-алу шартнамәсе шартларын раслау өчен бәхәс килеп туган очракта, сез шаһит күрсәтмәләренә (РФ ГК 493 ст.) таяна аласыз.

2. Сатучыга дәгъва белдерегез.

Сатып алганнан соң ук кассирдан вәкаләтле сатучының вәкилен чакыруны таләп итегез һәм телдән аңа дәгъва белдерегез. Телдән дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта сатучыга килеп туган хәлне тасвирлап язмача дәгъва белдерегез (инцидентның датасы, вакыты, товарның исеме, бәя күрсәткечендәге сумма һәм чек).,

Сез түбәндәге таләпләрнең берсен күрсәтергә хокуклы:

- чек һәм бәя күрсәткече арасындагы товар бәясе аермасын кире кайтару турында таләп (РФ ГК 1102 ст.);

-нигезле срокта ваклап сату-алу килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны һәм килешү төзегәндә товар турында дөрес мәгълүмат алу мөмкинлеге бирелмәүгә бәйле башка чыгымнарны каплауны таләп итәргә («Кулланучылар хокукларын яклау турында»Законның 12 ст.1 п.).

(Тиешле срокны билгеләгәндә товарның яраклылык срогын, аны куллану вакытын, куллану үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. (РФ Югары Суды Пленумының 2012 елның 28 июнендәге 17 номерлы карарының 36 пункты).

3. Дәгъвасын канәгатьләндерүдән баш тарткан очракта, сатып алучы сатучыга түбәндәге дәгъва таләпләре белән судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы: товарның чек белән бәя күрсәткече арасындагы бәясеннән аерма рәвешендә нигезсез арттырып түләттерү турында (РФ ГК 1102 ст. 1 п.); ваклап сату-алу килешүен өзү һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында («Кулланучылар хокукларын яклау турында»Законның 12 ст. 1 п.).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International