Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2022 елның 1 мартында бакчачылык участокларын түләүсез хосусыйлаштыру вакыты тәмамлана. Әлеге вакыт «РФ Җир кодексын гамәлгә кертү турында» 137-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнгән (3 статьяның 2.7 пункты).
Закон нигезендә, җирле үзидарә органыннан, сатусыз гына, 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләрнең әгъзалары, шулай ук мондый коммерцияле булмаган оешмаларны үзгәртеп кору юлы белән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте әгъзалары кишәрлек сатып ала ала. Шул ук вакытта әлеге оешмалар әгъзалары, үз әгъзалары керү датасына бәйсез рәвештә, җир кишәрлеген бушлай милеккә сатып алу хокукына ия.
Хәзерге вакытта Татарстан Росреестрына гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә башлады, алар 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылган «дача амнистиясе» 2022 елның 1 мартында тәмамлана торган бакчачылык участокларын түләүсез хосусыйлаштырудан ни белән аерылуын аңламыйлар.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева ачыклык кертә:
«Бакча җирләрен хосусыйлаштыру эшләрен агымдагы елның 1 мартында төгәлләүне «дача амнистиясе»белән бутарга ярамый. "Дача амнистиясе " – милек хокукын теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе, шул исәптән бакча җир кишәрлекләренә һәм алардагы корылмаларга, гражданинның 2001 елның 30 октябренә кадәр җир кишәрлеге бирүне таныклаучы документлары булганда (РФ Җир кодексы гамәлгә кергәнче). Мәсәлән, дәүләт акты, гражданга әлеге җир кишәрлеген бирү турында вәкаләтле органның карары яки башка карары һ.б. Гражданинның бакчачылык әгъзасы кенәгәсеннән тыш, җиргә бернинди дә документлары булмаган очракта, җир участогы дәүләткә карый».
Татарстан Росреестры вәкиле бакча җирләрен бушлай хосусыйлаштыруны озайту мөмкинлеген юкка чыгармый, шулай да гамәлдәге законнарга һәм билгеләнгән срокларга ориентлашырга киңәш итә.
Шулай ук Татарстан Росреестры эксперты РФ Җир кодексы нигезендә җир кишәрлекләре бирү белән җирле үзидарә органнары шөгыльләнә, дип белдерде.
"Росреестрга баручы гражданнар ялгыша. Без җир кишәрлекләре бирмибез, ә аларның хокукларын гражданнарда булган хокук билгели торган документлар нигезендә теркибез. Шуңа бәйле рәвештә, гариза һәм кирәкле документларны (кишәрлекнең урнашу схемасын һәм коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте әгъзаларының җир кишәрлеген бүлү турында гомуми җыелыш беркетмәсен) территориясендә участок булган муниципаль берәмлек администрациясенә тапшырырга кирәк", - дип аңлата Энҗе Мөхәммәтгалиева.
Шул ук вакытта, хәзерге вакытта «Кама аръягы бакчалары» төбәк иҗтимагый оешмасы исеменнән бакчачылык кишәрлекләрен түләүсез хосусыйлаштыру срокларын озайту кирәклеге турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгать әзерләнде.
"Кама аръягы бакчалары»төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Дмитрий Волков:
«Бакчачылар әлеге билгеләнгән вакытның тәмамлануына борчыла. Гражданнарның мөрәҗәгатьләреннән чыгып һәм әлеге мәсьәләне анализлап, мин бакчачылык участокларының 30 проценты тирәсе бу бакчачылыкны алып бару өчен билгеләнгән дистәләгән гектардан торган җир биләмәләре милек итеп рәсмиләштерелмәгән. дигән нәтиҗәгә килдем, Шуңа күрә без Дәүләт Советына махсус мөрәҗәгать әзерләдек һәм безнең парламентарийларыбыз бакчачылык кишәрлекләрен түләүсез хосусыйлаштыру срокларын озайту кирәклеге турындагы мәсьәләдә ярдәм итәр дип ышанабыз».