«Татарстан Республикасында халыкның финанс һәм компьютер белеме»дигән социологик тикшеренүләр

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба - Министрлык) агымдагы елның 16 февраленнән 27 февраленә кадәр чорда «Татарстан Республикасында халыкның финанс һәм компьютер белеме» дигән социологик тикшеренүләр уздыру турында Сезгә хәбәр итә.

Сораштыру Татарстан Республикасы гражданнарының финанс һәм компьютер белеме дәрәҗәсен өйрәнү, финанс хезмәтләрен һәм компьютер технологияләрен куллану дәрәҗәсен бәяләү максатларында уздырыла.

Социологик тикшеренү Министрлыкның рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Халыктан һәм бизнес вәкилләреннән сораштыру» бүлекчәсендә онлайн сораштыру үткәрү юлы белән тиешле рубрикада гамәлгә ашырыла.

https://mert.tatarstan.ru/finansovaya-i-kompyuternaya-gramotnost-naseleniya-.htm сорауларына турыдан-туры сылтама

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International