Санкт-Петербургта Эрмитаж музее ачылуга 170 ел тулуга багышланган «Cәнгать музее-искиткеч Эрмитаж» исемле дәрес узды.
Чара барышында балалар Эрмитаж коллекцияләренә нигез салучы-Россия патшабикәсе Екатерина II турында белделәр. Ул 1764 елда немец шәһәре Берлиннан шәхси тәртиптә 255 картинадан торган коллекция сатып ала. Бу коллекция Санкт-Петербургтагы музейга – хәзерге вакытта Россиядә иң эре һәм дөньяда иң зур сәнгать музейларының берсе булган Дәүләт Эрмитажына нигез салган. «Эрмитаж заллары буйлап сәяхәт» исемле электрон презентация күрсәтү заманча дәүләт Эрмитажын Нева елгасы яры буенда урнашкан биш бинадан торган музей комплексы итеп чагылдырырга мөмкинлек бирде. Чара ахырында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.