Бүген администрацияда Менделеевск муниципаль районының урман фонды территориясендә 2021елда урманнарда янгын куркынычы сезонын узу йомгаклары, 2022 елга куелган бурычлар буенча Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашында киңәшмә узды.
Киңәшмә эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Ленар Әхмәтов, авыл җирлекләре башлыклары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәте вәкилләре катнашты.
Менделеевск районында 4658 га Дәүләт урман фонды исәпләнә, бу район мәйданының 6,2% ын тәшкил итә.
Узган ел республикада янгын куркынычы сезоны 15 апрельдә ачылды һәм 15 октябрьдә ябылды. 2022 елның янгын куркынычы сезонына әзерлек кысаларында Менделеевскида урман янгыннарын сүндерүнең җыелма планы эшләнде.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, авыл җирлекләре башлыкларына урман янындагы территорияләрне, корыган үсемлекләрдән чистартуны тәэмин итәргә һәм 1,4 метр киңлектәге янгынга каршы минераль полосалар яки башка киртәләр булдырырга кирәк.
Халыкка җирле массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка каналлар аша мәгълүмат бирү буенча даими эш алып бару мөһим.
Безнең районда янгынга каршы чаралар актив һәм системалы рәвештә үткәрелә, шуның белән бәйле рәвештә, 2021 елда Менделеевск районының урман фонды территориясендә янгын чыгуның бер генә очрагы да булмады, - дип билгеләп үтте Ленар Әхмәтов.