Креатив фотозона, чәчәкләр, юбиляр хөрмәтенә атап пешерелгән ике торт, үзбәк пылавы, бәлеш – болар барысы да Фәүзия Әхмәт кызы өчен әзерләнгән иде.
Ул тыйнак татар киемендә елмаю якты йөз белән кунакларны — район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, социаль яклау бүлеге башлыгы Фаина Козырева, ветераннар советы рәисе Лариса Кривилева һәм Ижевка авыл җирлеге башлыгы Нина Сергееваны каршы алды.
Фәүзия Әхмәт кызы үзен бәхетле кеше дип саный.
"Кызларым кайгыртучан, оныкларым акыллы, инде оныкчыкларым да бар. Өйдә җылы һәм уңайлы, пенсияне вакытында бирәләр", - ди ул.
Тик шул ук вакытта үзенең игелеклелек һәм шәфкатьлелек чыганагы булуын сиздерми. Авылда бер генә Ураза һәм Корбан бәйрәме дә Ф. Сәфәрованың коймакларыннан башка узмый. Камырны сый һәркемгә җитсен өчен.12 литрлы чиләктә ясый.
Ветеранның балачагы авыр була. Ул сугыш елларында окоп казыган, урман кисүдә эшләгән чакларын искә ала.
"Гомуми стажым кырык елдан артык, тыныч вакытта фармацевт булып эшләдем", — дип уртаклаша юбиляр.
Активлык, ислам кануннарына буйсынып һәм һәркемгә карата игелекле булу озак яшәвенең сере дип саный.