Менделеевскида акча урлауда гаепләнүче 32 яшьлек ир суд каршына басачак

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Менделеевск районы прокуратурасы 32 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 21 ноябрендә, фигурант исерек килеш дустында кунакта булган. Бу мизгелдән файдаланып, җинаятьче яшерен рәвештә анда булган кызның кесәсеннән 11 мең сум акчасын урлаган һәм качып киткән.

Ир үз гаебен тулысынча таныды һәм зыянны кайтарды.

Җинаять эше Менделеевск район судына тикшерү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International