Менделеевск районында 22 яшьлек җирле кеше суд каршына басачак, ул машинаны урлап китү турында ялган хәбәр итүдә гаепләнә

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

Менделеевск районы прокуратурасы 22 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Ул РФ ҖК 306 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнә (ялган хәбәр).

Тикшерү версиясе буенча,2021 елның 13 декабрь көнне гаепләнүче исерек хәлдә «Лада Приора»автомобиле руленә утыра. Менделеевск шәһәрендә барганда шофер ЮХИДИ хезмәткәре таләбенә буйсынмый һәм качып китә. Алга таба ир үз автомобилен шәһәр урамнарының берсендә ташлый һәм полициягә урлап китү турында ялган гариза белән мөрәҗәгать итә.

Ир үз гаебен таныган. Гаепләнүчегә карата чыгып китмәү һәм үз-үзеңне дөрес тоту турында язма  рәвешендә кисәтү чарасы сайланган.

Җинаять эше Менделеевск район судына тикшерү өчен җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International