Могҗизалар кыры" исемле танып - белү уены

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

19 февраль көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Могҗизалар кыры"уены үткәрелде.

Чара ир-атларны котлау, шулай ук Загидуллина Ольга башкаруындагы җырлар белән башланып китте. Балалар үзләренең рәсемнәре белән сөендерделәр, Ватанны саклаучылар көнендә үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр.
"Могҗизалар кыры" нда залда бәйрәм атмосферасы булды. Ир-атлар уенда үз белемнәре белән сөендерде. "Могҗизалар кыры" ның иң уңышлы уенчысы, финал һәм супер уен җиңүчесе дип Дамир Димөхәммәтов танылды.Барлык катнашучылар да котлаулар һәм бүләкләрсез калмады.Чара тәмамланганнан соң, кунаклар бәйрәмне оештыручыларга яхшы  кәеф бүләк иткәннәре һәм кызыклы үткәрелгән вакыт өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International