"Без бер зур гаилә"

2022 елның 21 феврале, дүшәмбе

19 февраль көнне Бәзәкә авыл мәдәният йортында күңелле конкурслар белән "Без бер зур гаилә" дип исемләнгән төрле буыннар очрашуы узды.Балалар өлгерлектә, җитезлектә, белемнәрдә көч сынашты. Өлкән буын да яшьләрдән калышмады. Спорт дәрте һәм җиңүгә омтылыш барыбызны да зур бердәм гаилә итеп берләштерде. Күңелле музыка һәм яхшы кәеф ял кичәсен тагын да бизәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International