«Фаворит " ат спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә һәм спорт елына багышланган ярышлар узды

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

22 февраль көнне Менделеевск муниципаль районында «Фаворит " ат спорт мәктәбендә  Ватанны саклаучылар көненә һәм спорт елына багышланган ярышлар узды. 70 см биеклектәге маршрутта беренче урынны Алтын кушаматлы атта Ширяева Карина яулады, Калифа кушаматлы атта Лия Тарасова икенче булды, өченче урынны Алтын кушаматлы атта Вәлиуллин Николай яулады.

Шулай ук кече төркем тәрбияләнүчеләре өчен «Күңелле стартлар» узды.  Әлеге мавыктыргыч ярышның барлык этаплары да киеренке көрәштә үтте. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын бик борчылып күзәттеләр. Спорт дәрте һәм җиңүгә ирешү теләге балаларны шулкадәр җәлеп итте ки, алар тирә-юньдә барган вакыйгаларны сизмәде дә. Барысы да финишка беренче булып килергә тырыштылар. Сәлиева Эвелинага уңыш елмайды, икенче урынны Тураева Юлия, өченче урынны Кәшипов Ислам алды.

Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде.

Ярышлар "Демография" илкүләм проекты кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International