Кулланучы әлифбасы: техник яктан катлаулы товарлар турында нәрсә белергә кирәк

2022 елның 25 феврале, җомга

Техник яктан катлаулы товарлар - ул эчке җайланмалары булган һәм төрле энергия ресурсларын кулланып, югары технологик дәрәҗәдә куллану функцияләрен башкара торган куллану товарлары. Хәзерге заман кешесенең тормышын алардан башка күз алдына да китереп булмый. Аларны сату кагыйдәләре катгый регламентланган.

Сату өчен тәкъдим ителә торган көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарлар үрнәкләре сәүдә бинасында урнаштырылырга һәм төп техник характеристикалары булган кыска аннотацияләр белән озатылырга тиеш.

Сатып алучы кулланучы таләбе буенча аның катнашында товарның комплектлылыгын, техник һәм эксплуатация документларының булуын, бәянең дөреслеген тикшерә.

Товар өчен түләүне раслаучы электрон яисә башка документта, касса чегында товарның артикул һәм модель атамасы булмаса, кулланучыга аның таләбе буенча товар чегы тапшырыла, анда бу белешмәләр, сатучының исеме, сату датасы, товарның бәясе һәм товар сатучы затның имзасы күрсәтелә.

Сатучы кулланучының өендә техник яктан катлаулы товарны җыюны һәм урнаштыруны гамәлгә ашырырга тиеш, аны техник документация нигезендә мөстәкыйль җыю рөхсәт ителми. Сатучының андый мөмкинлекләре булмаса, ул әлеге эшләрне башкаручы зат турында мәгълүматны сатып алучыга җиткерергә тиеш. Сатучы техник яктан катлаулы товарны кулланучыда җыю һәм өйдә урнаштыру өчен өченче затны җәлеп итәргә хокуклы. Җыю һәм урнаштыру бәясе аның бәясенә кертелгән булса, күрсәтелгән эшләр сатучы тарафыннан бушлай башкарылырга тиеш.

Товарны дистанцион ысул белән сату, офлайннан аермалы буларак, әгәр кулланучылар сыйфатлары һәм товар кыяфәте сакланган, сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ булса, техник товарны кире кайтару мөмкин. Кулланучының сатучыдан товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документы булмау, аны сатучыдан көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товар сатып алуның башка дәлилләренә сылтау итү мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

 


ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International