Татарстанның эшлекле хатын-кызлары Менделеевскида кунакта булдылар

2022 елның 25 феврале, җомга

«Бизнес-миссия» кысаларында делегация туган якны өйрәнү музеенда, «Долорес» җиһаз фабрикасында һәм «Шифалы-су-Ижминводы»шифаханәсендә булды.

«Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы әгъзалары туган якны өйрәнү музеенда экскурсиядә булдылар. Директор Константин Макаров шәһәр тарихы, коймак пешерү турында сөйләде.

Реклама

РЕКЛАМА

Администрациядә Менделеевск районының үзмәшгульләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, ТОСЭР һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Ленар Әхмәтов һәм «Татарстанның эшлекле хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Багавеева очрашты.
Ленар Равил улы территориянең социаль-икътисади үсеше турында хәбәр итте. Һәр үзмәшгуль кеше үзе, үз эшчәнлеге турында сөйли һәм контактлар белән уртаклаша алды. Менделеевск районында барлыгы 1090 үзмәшгуль теркәлгән.

Делегация шулай ук Татарстанның энҗе бөртеге булган «Шифалы-су-Ижминводы»шифаханәсендә дә булды. Биредә шифаханә буйлап экскурсия һәм предприятие директоры Сәлим Хәбибуллин белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International