"Алар җиңү белән кайттылар"

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

26 февраль көнне Тойма авыл мәдәният йортында китапханәче белән берлектә туган авылларына җиңү белән кайткан ветераннар турында "Алар җиңү белән кайттылар" дип исемләнгән күптән көтелгән презентация булды.Презентация Бөек Ватан сугышы турында шигырьләр һәм "Журавли"җыры белән башланды. Презентация турында мәгълүматлар җыю өчен зур эш башкарылды, ветераннар һәм фронтовикларның туганнары белән элемтәгә кердек. Безнең ниятебез - җиңү белән кайткан барлык фронтовикларның исемнәрен берләштерү иде дип ышанам.
Безнең бурыч-җиребезне саклаган батырларыбыз турында сөйләү. Сугыш ветераннары тормышта төп үрнәк булырга тиеш, - дип билгеләп үтте Тойма авыл мәдәният йорты директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International