"Электроника балалар күзлегеннән"

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

27 февраль көнне Тойма мәдәният йортында китапханәче белән берлектә цифрлаштыру елы кысаларында "Электроника балалар күзлегеннән" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.

Цифрлаштыру тормышыбызның барлык өлкәләрен колачлый. Цифралы грамоталылык  күнекмәләрен һәр заманча кеше белергә тиеш, . Һәм нәкъ менә үсеп килүче буынга аерым игътибар бирелә.Танып-белү сәгатендә балалар цифрлаштыруның нәрсә икәнлеген белделәр, компьютер уеннарын булдыруда катнаша алдылар, виртуаль робот техникасы лабораториясендә булдылар, шулай ук балаларга  цифралаштыру куркынычсызлык нигезләре, шулай ук перспективалы цифралаштыру өлкәсемендәге һөнәрләр турында сөйләделәр.. Танып-белү сәгатеннән соң без барыбыз да түгәрәк өстәл артына утырдык, чәй өстәле артында һәм тәмле сыйлар артында бик күп эмоцияләр алдык .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International