«Кылбугор: удмурт телен һәм гореф-гадәтләрен саклап калу» проектын тормышка ашыру кысаларында һәм мәдәни инициативаларның президент фонды ярдәмендә 25 февраль көнне Енабердино авыл китапханәсе Енабердино урта мәктәбе һәм мәдәният йорты белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Дуслык нуры» дип аталган 18 нче төбәкара балалар фестивале үткәрделәр.
Бәйрәмдә «Ромашка», «Крепыш» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм «Төремшур кускылиос»балалар халык ансамбле катнашты. Удмурт балалар поэзиясе, җырлар, уеннар һәм биюләр бәйрәме бик күңелле узды. «Төремшур кускылиос» ансамбле башкаруындагы яңа композицияләр бик аһәңле һәм матур булды. Җыелучыларны Енабердино авыл җирлеге башлыгы Никифоров Е.Н. сәламләде.