Юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар белән профилактик әңгәмә

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Юл йөрү кагыйдәләрен белү, аларны үти белү күнекмәләре һәрчак кирәк. Укучыларның тиешле уку мәсьәләләрен үзләштерүенә генә түгел, ә аларның һәрберсенең киләчәктә юлда куркынычсыз тәртип культурасын формалаштыруга ирешергә кирәк.

Яр Чаллы шәһәренең «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Менделеевск районындагы профилактикалау бүлеге начальнигы Халикулова Мәликә Ибраһим кызы 1 нче урта мәктәп һәм 4 нче урта мәктәп укучылары белән «Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре» темасына әңгәмә үткәрде, юлда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтаручы элементларны мәҗбүри куллану турында искә төшерде. Укучылар белән юл билгеләрен, светофор сигналларын кабатладылар, яктылык кайтаручы элементларны  киемдә урнаштыру кагыйдәләрен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International