Быел объектны проектлау башланачак.
Моңа кадәр шәһәрдә Чулман ярында табигый ял итү урыннары гына бар иде. Яңа проект Менделеевскида яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк. Проект идеясе район җитәкчесе Радмир Беляев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килешенде, быел объектны проектлауга керешкәннәр. 2023 елда монтаж эшләренә керешергә планлаштыралар.
Эшнең беренче этабына - 8 миллион сум, төзелешкә 140 миллион сум юнәлдерергә планлаштыралар. Объект иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча республика яисә федераль программаның бер өлеше булырга тиеш.
Менделеевскида яр буе линиясенең гомуми озынлыгы 23 чакрым Пляжда ятаклар, киенү кабинкалары, душ кабиналары барлык нормаларга да туры килергә тиеш. План буенча Менделеевск пляжы җирле халыкны гына түгел, якын-тирә шәһәрләрне дә җәлеп итү урынына әвереләчәк.