«Җитәкчелек тарафыннан эшчәнлек юнәлеше дөрес сайланган»: Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевск районының узган елгы үсеш нәтиҗәләрен бәяләде

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Республика Дәүләт Советы рәисе районга эш визиты белән килде.

2020 ел нәтиҗәләре буенча район республика шәһәрләре һәм районнары арасында социаль-икътисади рейтингта үз позицияләрен 9 позициягә яхшыртты, 9 нчы урынны алды.
Эш сәфәре РҮХнең балалар поликлиникасын ачудан башланды, ул капиталь ремонттан соң ачылды. Дизайн үзгәртелгән, тәрәзәләр, электр үткәргечләр алыштырылган, яңа җиһазлар урнаштырылган. Якын арада яңа томограф сатып алыначак.
3 мәктәптә «Аммоний» АҖ ярдәме белән физика, химия, биология кабинетларын ремонтладылар. Җиһазлар алыштырылды һәм урнаштырылды. Парламент башлыгы сессиядә соңрак, һөнәри юнәлеш эшен югары бәяләде. "Менделеевскида  үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган. Районның ике зур предприятиесе ярдәме белән химия лицее ачыла, ул кадрлар әзерләүнең беренче баскычы булачак. Педагоглар хәтта мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дә һөнәри юнәлеш бирү эше белән бик сирәк шөгыльләнә», - дип ассызыклады парламент спикеры.
Сессиядә шулай ук районның тагын бер зур күрсәткечен билгеләделәр-узган ел эчендә товарлар төяп җибәрүне ике тапкыр диярлек арттырдылар. Сәнәгать җитештерүе индексы 100, 2% тәшкил итте. 2022 елда 2020 елга караганда 58% ка күбрәк товар төяп җибәрелгән. Тулай территориаль продукт күләме 21,7 млрд. сум тәшкил итте.

Район җитәкчесе Радмир Беляев үсешнең төп ноктасы итеп махсус икътисади үсеш территорияләрен билгеләде. Бүгенге көндә анда 15 компания икътисади эшчәнлек алып бара, бу районда өч йөздән артык эш урыны булдыра. 
    Киләсе елга куелган төп бурычлар арасында: авыл хуҗалыгы тармагын үстерү, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү.  
   "Башкарма комитет җитәкчесе, 2021 елда ирешкән уңышларны һәм казанышларны санап, үзенең докладында муниципаль районның республика рейтингларында позициясен көчәйтү юлларын һәм резервларын эзләүгә зур игътибар бирде. Димәк, җитәкчелек тарафыннан эшчәнлек юнәлеше дөрес сайланган. Алга киткән сәнәгатькә ия булган Менделеевск районы да үзенең агросәнәгать потенциалын саклап кала.» - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International