Бүген Менделеевскида балалар поликлиникасы ачылды. Ачылу тантанасы ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды. Бүген ул эш визиты белән Менделеевск муниципаль районында булды.
Тантанада район башлыгы Радмир Беляев һәм республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев катнашты. Сырхауханә бинасында капиталь ремонт үткәрелде, эшләр бу елның июнендә «Сәламәтлек саклау»милли проекты буенча башланды. Кыска гына вакыт эчендә медицина учреждениесендә дизайнны тулысынча үзгәрттеләр, тәрәзәләр, вентиляция системасын алыштырдылар, электромонтаж эшләре үткәрделәр, заманча җиһазлар урнаштырдылар. Финанслау күләме 91 млн. сум тәшкил итте, бу-федераль һәм республика бюджетлары акчалары. Кабул итүне педиатрлар һәм тар белгечләр алып барачак.
Поликлиника мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә җайлаштырылган. Биредә көн саен 120гә кадәр баланы кабул итә алалар. Символик ачкычны поликлиниканың баш табибына тапшырдылар.