Бу хакта Татарстан Росреестры хәбәр итә
2022 елның 1 мартыннан өлешле төзелештә катнашу шартнамәләре буенча аз катлы торак комплекслары чикләрендә шәхси торак йортларны дәүләт теркәвенә алу тәртибен билгели торган Федераль законның төп нигезләмәләре үз көченә керде. Шулай итеп, проектлы финанслау механизмын куллану мөмкинлеге шәхси торак йортлар (ИЖС) төзелешенә дә кагыла.
Үзгәрешләр шулай ук төзүче тарафыннан өлешле төзелеш объектын һәм гомуми милекне тапшыру тәртибен, шәхси торак төзелеше объектын җир кишәрлегенә хокукны дәүләт теркәве үзенчәлекләрен җайга сала.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова аңлатып узганча, хәзер коттедж бистәләрен төзүчеләргә өлешләп төзү турында закон нормалары кулланылачак. Димәк, алар төзелеш эшләрен эскроу-счетлар механизмын кулланып алып бара ала.
Игътибарга
Татарстан Росреестры мәгълүматларына караганда, 2021 елда гомуми мәйданы 2 млн кв. метрдан артык булган 18 меңгә якын торак йорт теркәлгән.
Яңа закон нигезендә, хәзер шәхси торак йортлар проектларын төзүчеләр түбәндәге мәгълүматны ачарга тиеш:
- территорияне планлаштыру проектын һәм территорияне межалау проектын раслау һәм бердәм дәүләт реестрына расланган территорияне межалау проекты турында белешмәләр кертү хакында;
- төзелешкә рөхсәт турында;
- проект декларациясе турында;
- төзелә торган индивидуаль торак төзелеше объекты планы турында, аның урнашу урыны, планлаштырыла торган мәйданы һәм мондый объекттагы һәр бинаның урыны күрсәтелгән;
- шәхси торак төзелеше объекты төзелә торган җир кишәрлегенең мәйданы, шартлы номеры һәм урнашуы күрсәтелгән планы турында.